Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Буыннар бәйләнеше" исемендәге арт-проект тәмамланды

2017 елның 5 мае, җомга

     2017 елның 5 маенда Түбән Кама муниципаль район ГХАТ Идарәсендә Бөек Ватан Сугышында Җиңүгә 72 ел тулуына багышланган һәм  Рәсәй Федерациясенең  ГХАТ органнары 100 ел тулу уңаеннан "Буыннар бәйләнеше" исемендәге арт-проектка йомгак ясалды.

    Проектның максаты – рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга игътибарны җәлеп итү; ватан өчен горурлану хисләрен үстерү; балаларның иҗади активлыгын арттыру.

    Проектта 96 артык эш катнашты. Жюри җиңүчеләрне сайлап алды, нәтиҗәләр ясады. Иң яхшы эшләр дипломнар белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International