Спартакиада кысаларында

2017 елның 5 мае, җомга

4-5 май көннәрендә Теләче муниципаль районының “Батыр” спорткомплексында хатын-кыз муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары булып узды.

11 командадан торган әлеге ярышта Теләче командасы 2 урынны яулады.

Теләче командасы составында авыл җирлеге сәркатибләре, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, район башкарма комитеты белгечләре иде. Команданы призлы 2 нче урын алулары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International