Гаилә Үзәгендә Апакиннар гайләсенең Бриллиант юбилейлары узды.

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бәхетле ир белән хатын бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

 

Кичә "Казан" гаилә Үзәгендә, Бөек Җиңү көне алдыннан Илдус Мөхәмәтҗан улы һәм Ляля Касыйм кызы Апакиннарның гаилә тантананы узды. Алар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр!

 

Бу матур парны  "Азат хатын" артеле таныштыра. Апакиннар 7 ел дус булып йөргәннән соң 1957 нче елның 27 апрелендә никахларын теркиләр. 2 май көнендә гөрләтеп туй ясыйлар.

 

Юбилярлар өч бала: кыз һәм ике игезәк ул тәрбияләп үстергәннәр. Биш оныклары, өч оныкчыклары бар.

 

Бу искиткеч гаиләне чын йөрәктән бриллиант юбилейлары белән котлыйбыз! Һәр туган көнгә сөенеп яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International