Җиңү бәйрәме алдыннан ГХАТ Идарәсе белгечләре Бөек Ватан Сугышы ветераннары янына бардылар

2017 елның 5 мае, җомга

     Җиңү Көне алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре сугыш һәм хезмәт ветераннары Заборников Евладий Кириллович һәм аның тормыш иптәше Нина Тимофеевна янына бардылар. Үзләренең яшьләренә карамастан, ветераннарның күңелләре күтәренке, тормыш энергиясе  белән тулы.

     Заборниковлар гаилә тормышының 65-еллыгын билгеләп үтте. Инде күптән тугызынчы дистә алмаштырган Евладий Кириллович, үзенең 18 яшь тулуын мылтык ату тавышлары астында билгеләп үткән. 1943 елның гыйнварында сугыш шаукымы аны Харьков шәһәренә чаклы алып килгән. Яшь сугышчы Заборников Украинаның 2-нче фронтына җибәрелгән. Тормыш иптәше Нина Тимофеевна белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә өч оныклары, ике оныкчыклары уңышларына куанып яшиләр.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре ветераннарга ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International