Авыл җирлекләрендә агачлар утырту дәвам итә. Комазан Урманчылыгы Мамадыш районы Тауиле авыл җирлеге территориясен яшелләндерү өчен кирәкле санда утырту материалы бүлеп бирде. Комазан Урманчылыгы урманчысы белән Тауиле авыл җирлеге башлыгы агач утыртуда катнашучыларга яшь агач утырту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге һәм музей хемәткәрләре берлектә “Сәүдәгәр йортында туй” дигән проект өстендә бүгенге көндә дә тыгыз элемтәдә эшли. Яшь парлар һәм аларның кунаклары ГХАТ бүлегендә язылышу тантанасы тәмамлану белән Зәй музеены баралар.
3 май көнне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 9 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды.
ГХАТ бүлегенең баш белегече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.
Еш кына тормыш төрледән-төрле куанычлар китерә. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә бишенче пар игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Маркосян Армен белән Габриелян Сюзанна гаиләсе икенче тапкыр әти-әни булып игезәк ир балалар алып кайттылар. Аларга Макс белән Марк исеме бирделәр. Олы улларына 8 яшь. Балаларын үстерүдә бу гаиләгә түземлек, тынычлык һәм уллары батыр булып үссүләрен телибез. Яңа куанычыгыз белән сезне чын күңелдән котлыйбыз!
ЗАГС бүлекләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан төзелгән планнарны тормышка ашырып Алабуга ЗАГС бүлегендә чираттагы ремонт эшләре башкарылды. Беренче чиратта тантаналар залы буялды, чөнки озакламый – җәй, туйлар сезоны башлана. Июнь аеның беренче атнасына 20 дән артык гариза кабул ителде инде.
2017 нче елның 3 нче май көнендә Саба муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала туу акты теркәлде.
Әлеге бәхетле сабый Владимиров Айнур Ринат улы һәм Миләүшә Илсур кызлары гаиләсендә туды. Әти-әниләр кыз балага «Алия» дигән бик матур исем куштылар.
2 май көне Югары Ослан муниципаль районыныӊ Килди авыл җирлегендә тантаналы төстә Хабибуллиннар гаиләсе Нурый улы Роберт һәм Нутфулла кызы Тәскирә 50 ел бергә тормыш сукмагы буенча кулга-кул тотынып атлауларын, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
2 май көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Гаяз һәм Елена Ахметгариевлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Радель һәм Адель дигән исемнәр бирделәр.
Апрель аенда барлыгы 68 бала дөньяга килеп, шулар арасында бер пар игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Гаиләдә беренче бала булып 27 бала, икенче бала 28 гаиләдә, 9 гаиләдә ата-аналар өченче тапкыр, ә инде дүртенче һәм аннан ары бәби алып кату бәхетенә 4 пар иреште.
Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 17 сабый теркәлде:10-малай һәм 7 кыз. Шуларның 7се гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 3 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 2400, ә иң зуры – 3900 грамм.
Әти-әниләр балаларына Тамирлан, Реналь, Эмиль, Кирилл, Азат, Ильяс, Кәрим, Султан, Ислам, Саида, Сафия, Алия, Раяна, Дина, Камилла, Ясмина дигән исемнәр бирделәр.