Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 17 сабый теркәлде:10-малай һәм 7 кыз. Шуларның 7се гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 3 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 2400, ә иң зуры – 3900 грамм.
Әти-әниләр балаларына Тамирлан, Реналь, Эмиль, Кирилл, Азат, Ильяс, Кәрим, Султан, Ислам, Саида, Сафия, Алия, Раяна, Дина, Камилла, Ясмина дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән анага һәм иң өлкән әтигә 39 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 19 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 17, ә иң яшь кияүгә 19 яшь, иң олы кияүгә – 78, кәләшкә – 75 яшь.
Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз!