Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2017 елның 2 мае, сишәмбе

      2 май көне  Югары Ослан муниципаль районыныӊ Килди авыл җирлегендә тантаналы төстә  Хабибуллиннар гаиләсе Нурый улы Роберт һәм Нутфулла кызы Тәскирә 50 ел  бергә тормыш сукмагы буенча кулга-кул тотынып атлауларын, алтын туйларын  билгеләп үттеләр.

Бу парлар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр. Якыннары ,танышлары  бу гаиләгә карап сокланалар.

50 ел  бергә гомер иткән  Хабибуллиннар  гаиләсен”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә  Килди авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдин  җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга якыннары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International