Агачлар утырту дәвам итә

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Авыл җирлекләрендә агачлар утырту дәвам итә. Комазан Урманчылыгы Мамадыш районы Тауиле авыл җирлеге территориясен яшелләндерү өчен кирәкле санда утырту материалы бүлеп бирде. Комазан Урманчылыгы урманчысы белән Тауиле авыл җирлеге башлыгы агач утыртуда катнашучыларга яшь агач утырту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Башкарма комитетның  мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар, Тауиле балалар бакчасы балалары  һәм аларның ата-аналары, авыл җирлеге халкы шушы чарада катнашу өчен көрәкләр һәм чиләкләр тотып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International