3 май көнне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 9 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды.
ГХАТ бүлегенең баш белегече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле ата-аналарны сөенечле вакыйгалары белән тәбрикләде, сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
Бәйрәм ахырында Фәния Гаязова ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына тагын бер тапкыр җылы теләкләрен җиткереп, барысын да истәлекле фотога төшәргә чакырды.