4 нче май көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров белән Яңабирде авыл җирлеге башлыгы Евгений Никифоров Яңабирде авылында яшәүче хезмәт ветераны Елизавета Григорьеваны гомер бәйрәме- туган көне белән котларга килделәр һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Елизавета Иосиф кызы гомере буе колхозда эшли. Дүрт бала тәрбияләп үстерә. Аның туган көнендә бәйрәм табыны артына балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.