Ветераннарга бүләкләр тапшыру

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Ветераннарның аерым категориясе - болар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары. Аларга сугыш чорында һәм сугыштан соң да күп авырлыклар кичерергә туры килде.

2017 елның 3 маенда ЗАГС бүлеге начальнигы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары - Вера Сергеевна Круподерова, Анна Ивановна Скворцова, Татьяна Михайловна Якунина янында булды.

В. Н. Белова-Реутина ихлас күңеленнән ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, алар белән аралашты, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты һәм Чистай муниципаль районы башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International