Унынчы игезәк пар

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

3 майда Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә унынчы игезәк пар 909 һәм 910нчы номерлы актларда теркәлде. Сабыйлар Илдар һәм Лилия Зайнуллиннаргаиләсендә 28 апрельдә бер минут аерма белән туган. Кызга әти-әни Раяна дип, ә малайга Данияр дип исем кушты. Нәниләр Илдар һәм Лилия гаиләсендә беренче балалар.

ГХАТ идарәсе белгечләре, бәхетле әти-әнинен котлап, аларга беренче документ – туу турында таныклык белән бергә,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

Ә без үз чиратыбызда әлеге нәни кыз белән малайның игелекле, акыллы, тәрбияле кешеләр булып үсүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International