3 майда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында Әлмәт медицина көллияте 1 курс студентлары психолог Элмира Йосыпова белән очрашты. Очрашу максаты – физик һәм психологик сәламәтлекнең үзара бәйләнешен формалаштыру, киләчәктә нык гаилә кору факторларын аерыпы чыгару булды. Булачак шәфкать туташлары мавыктыргыч формада психологик сәламәтлекне ныгыту күнекмәләренә, конструктив аралашу төрләрен өйрәнде.