Актаныш районы Иске Богады авылы тыл ветераны Закирова Миңнехөршидә Ямалетдин кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды. Котлауларга авыл башлыгы И.Фаттахов та кушылды.