Балаларны бу мөһим вакыйга уңаеннан отставкадагы авиация майоры Мөнир Хәйретдинов котлады.
"Казан" гаилә Үзәгендә патриотик һәм күптән түгел генә 14 яше тулган балалар өчен бик әһәмиятле вакыйга – Россия гражданины паспортларын тапшыру тантанасы узды. Әлеге тантана Бөек Җиңү коне якынлашу уңаеннан уздырылды.
Зур вакыйга белән балаларны котларга Казан шәһәре Думасы депутаты Марат Габдулгазиз улы Бикмуллин һәм Әфган сугышы ветераны, отставкадагы авиация майоры Мөнир Изахетдин улы Хәйретдинов килде.
Җиңү көне – Россия өчен үзенчәлекле көн. Әлеге көн алдыннан паспорт алу бик мактаулы һәм дулкынландыргыч.