ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2017 ел
сишәмбе

9 май көнне, гадәттәгечә, парадка колонналар тезелгәнче Менделеев районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплексы үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы катнашучыларына чәй табыны әзерләгәннәр иде.

Бәйрәм чаралары Чистай шәһәрендә үзәк мәйданда тантаналы митинг белән башланып китте. Меңләгән шәһәрлеләр кебек үк  ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут  тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка, Герой-чистайлылар стелаларына  чәчәкләр, веноклар кую өчен бәйрәм колонналарында  бардылар.

9 май көнне Менделеев  муниципаль районы бөтенроссия "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читттә калмады. Полкны район Башлыгы Валерий Чершинцев җитәкләде. Акциядә  ветераннар Советы, оешма  хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, шәһәр халкы, кулларында әти-әниләренең, әби-бабайларының портретларын тотып, Юбилей, Бурмистров урамнары буйлап Мәңгелек Ут  мәйданына  кадәр уздылар. Фоторәсемнәр, чәчәкләр, георгий тасмалары, сугыш еллары җырлары, истәлекләр – болар барысы да патриотик "Үлемсез полк" акциясенең хәрәкәтен бәйләп барды.

Сарман районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур - кояшлы һәм җылы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады. 

 Ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә тере чәчәкләр, тәкыялар салынды. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү тантанасы быел да истәлекле, матур чараларга бай булды. Меңләгән азнакайлылар "Үлемсез полк" парадында катнаштылар. Аның бер өлешен оештыру ГХАТ бүлегенә беркетелгән иде. ГХАТ бүлеге белгечләре зур горурлык һәм патриотизм хисләре белән бу эшне оештырдылар. Нәтиҗәдә йөзләрчә шәһәрдәшләр, сугышта катнашучыларның портретларын тотып, Җиңү паркыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә төзелгән монумент каршындан башлап, тантаналы музыка астында парадта катнаштылар.

Елдан-ел Бөек җиңү бәйрәмендә сугыштан җиңү белән кайткан ветераннарыбыз саны кимегәннән кими. Вакыт алга бара, ләкин яшь буын җиребезне саклап калган әби-бабаларыбызны онытмый. Бөек Ватан сугышы күп кенә гаиләләргә кагылып тарихта тирән эз калдырган. Бүгенге көн тыныч һәм ул елларның авырлыгын күз алдына китерү безгә кыен. Шушы бөек көнне "Үлемсез гаскәр" йөрешендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре дә бик актив катнашты.  Сугышта катнашканнарны истә тоту, тарихны яшь буынга җиткерү һәм алар үзләренең ватандашлары өчен горур булуларын өйрәтү безнең бурычыбыз. Без хәтерлибез, без горурланабыз!

Традиция буенча, 9 май иртәсендә район башлыгы Равил Кузюров, сугыш һәм хөзмәт ветераннары якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Бәйрәм көнендә үзәк мәйданда Георгий тасмалары таратылды. Мәйданга җыелган ветераннарны район башлыгы Равил Кузюров, мактаулы кунагы ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров котладылар.Парадтан соң район башлыгы ветераннарбелән шәһәр мәдәният сараенда табын артында очрашты. Ветераннар һәм аларның толлары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашу барышында Равил Әфраимович рәхмәт сүзләрен җиткерде.

      9 май - Бөек Жину бәйрәме. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ хезмәткәрләре 72 нче Бөек Жиңү бәйрәмендә дә уз өлешләрен кертмичә калмады. 9 май көнне Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны, тылда станок артында, колхозда басу кырларда көн-төн эшләп Жинугә уз өлешләрен керткән фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам һәм юксыну белән искә алып, аларнын тиндәшсез батырлыклары алдында баш  ияләр, “Үлемсез полк” акциясында катнаштылар.

Катнашучыларның кулларында сугышта катнашкан туганнары, үзләрнең ветераннары, тыл хезмәткәрләре, сугыш елы балалары фотосүрәтләре иде. Алар үзләренең гомерләре, саулыклары бәрәбәренә, сугышның бөтен ачысын, авырлыгын үз җилкәләрендә тоеп җиңүне якынайтуда зур өлеш керткәннәр. Безнең хәзер шушындай матур, тыныч, бай, бәхетле тормышта яшәвебез алар батырлыгы, үз-үзләрен аямыйча сугышулары нәтиҗәсе.

Бүген Баулыда Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм митингы узды. Баулы районы  хокук саклау структуралары хезмәткәрләре, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары тантанлы рәвештә мәйданнан узды.  Баулы халкын район башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, шәһәрнең шәрәфле гражданины, хезмәт ветераны Марсель Мөхәммәтшин  котладылар. Аннан соң Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салынды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International