Мария Гавриловна Владимирова үзенен 95 яшлек юбилеен каршылады. Хәзерге көнгә кадәр ул эшсез утыра алмый, - дип әйтә анын оныклары. Сугыш вакытында ул тракторист булып эшли, аннары бригадир булып. сугыштан соң ул кияүгә чыга. Аны котларга район башлыгы Эдуард Дияров килде.
Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы 1960-1981 елларда шәһәребезнең беренче Язылышу сарае җитәкчесе булган - Мещерякова Нина Андрей кызын Җиңү көне белән котлады. Нина ханым - киң күңелле, игелекле, ләкин шул ук вакытта бик таләпчән кеше. Ул вакытлардагы җитәкчеләр арасында ул үзенең эшкә булган мөнәсәбәте, җитдилеге белән аерылып торган.
Үтеп баручы 4 ай эчендә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә 62 пар язылышкан. Бу күрсәткеч узган шушы ай аралыгы белән чагыштырганда 21 % артыграк. 2016 елның гыйнвар аеннан апрель аена тикле 51 никах теркәү очрагы теркәлгән булган.
Аерылышу очракларына килгәндә, узган ены 4 ай эчендә 32 гаилә таркалган, бу елны исә 25 % ка кимрәк - 24 пар.
Изге бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Балалар- безнең киләчәгебез, нәсел дәвам итүчебез, картлык көннәребездә безнең терәгебез булучылар.
Шушы бәхет- сөенеч Мокшиннар һәм Фатыховлар гаиләсендә читләп үтмәгән. Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы вакыйга булды. 2017 елның 10 май көнендә 2 малайның тууын теркәде.
2017 нче елның 10 нчы маенда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының 2017 елның 4 ае эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Руслан һәм Ләйсән Вязниковларның никахлары теркәлде. Вязниковларның никахлары бәхетле һәм озын гомерле булыр дип ышанабыз.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә законлы никахта бергә 65 ел гомер итүче Георгий Алексеевич белән Нина Валентиновна Замараевлар булды. Шушы көннәрдә алар тимер туйларын билгеләп үтте. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә әлеге искиткеч парны шундый матур мөһим дата белән котлау бәхете насыйп булды. Георгий Алексеевичка апрель башында 91 яшь тулган, ә Нина Валентиновна бу елда 86 яшен тутырачак. Яшь парларга үрнәк булып торучы бу пар икесе дә сугыш ветераннары. Күп еллар дәвамында алар бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәт, ярату, хөрмәт хисләрен саклап кала алганнар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә елның 400 нче сабые тууы теркәлде. Евгений исемле сабый Дмитрий һәм Анна гаиләсендә өченче бала. Кечкенә батыр 3500 гр авырлыкта һәм 54 см озынлыкта дөньяга туды.
9 майда киң илебезнең барлык төбәкләрендә, шулай ук дөньяның тагын 50 гә якын дәүләтендә искиткеч олы масштаб белән узган “Үлемсез полк” акциясенә әлкилеләр дә зур теләк һәм омтылыш белән кушылдылар. Әлеге хәтер маршы районыбызның барлык авылларында узды. Район үзәгендә ул бигрәк тә колачлы булды. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янында җыелышып, фронтовик әти-бабаларының, туганнарының фоторәсемнәрен тоткан халык колоннасы Крайнов урамы буйлап авыл үзәгенә кадәр килде һәм, редакция бинасы яныннан борылып, Ленин урамы буйлап Азат итүче солдат һәйкәленәчә узды. Бу көнне Базарлы Матакта хәтер парадына чыгучыларның саны меңнән артып китте. Бу бәйгедә якыннарның портретларын тотып зур горурлык белән районнын ГХАТ идарәсе эшчелэре дә катнашты.
9 май көнне Лаеш шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап митинг узды. Митингта район башлыгы Михаил Афанасьев, культура министры Айрат Сибагатуллин, оешма һәм предприятияләр катнашты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә митингта катнаштылар.