Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

2017 нче елның 10 нчы маенда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының 2017 елның 4 ае эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, АНО «Поволжская семейная академия «УМАЙ» генераль дтректоры - Т.И.Леонтьева, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

Киңәшмәдә:

1. А.Р. Шавалеева тарафыннан:

- Татарстан Республикасында 2017 елның гыйнвар-апрель айларында гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлек турында,

- ражданлык хәле актларын теркәү китапларын (актлар китапларын) электрон формага күчерү кагыйдәләрен раслау турында" 03.03.2017 елгы № 254 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарын гамәлгә ашыру турында;

2. Т.И. Леонтьева тарафыннан:

- Гаилә уңышсызлыгын профилактикауның аерылышулар санын киметү өлешен мәгълүмати-методик эш белән бергә алып бару турында

чыгышлар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International