Изге бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Балалар- безнең киләчәгебез, нәсел дәвам итүчебез, картлык көннәребездә безнең терәгебез булучылар.
Шушы бәхет- сөенеч Мокшиннар һәм Фатыховлар гаиләсендә читләп үтмәгән. Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы вакыйга булды. 2017 елның 10 май көнендә 2 малайның тууын теркәде. Ул Мокшин Радмир Виталий улы һәм Фатыхов Артур Альфрет улы. Гаиләдә бала тууын шатланып, сөенеп каршы алабыз. Барлык назны, йөрәк җылыбызны, гомеребезне балаларга багышлыйбыз. Мокшин Виталий һәм Алиянең, Фатыхов Альфрет һәм Эльзаның дә бик куанычлы көннәре. Тормышларын түгәрәкләндереп, 2 май көнне Мокшиннар гаиләсендә өченче балалары – малайлары Радмир туды, ә Фатыховлар гаиләсендә 6 май көнне икенче балалары – малайлары Артур якты дөньяга аваз салды. Кама Тамагы районы ГХАТ бүлегендә бу гаиләләрнең кызлары тууын рәсмиләштерү тантанасы башкарылды. Туган илебезгә ике малай бүләк иткән ата-аналарга хөрмәт йөзеннән бүлек хезмәткәрләре тарафыннан матур теләкләр, рәхмәт сүзләре, истәлекле бүләкләр, туу турында таныклык һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын тапшырды.