9 майда киң илебезнең барлык төбәкләрендә, шулай ук дөньяның тагын 50 гә якын дәүләтендә искиткеч олы масштаб белән узган “Үлемсез полк” акциясенә әлкилеләр дә зур теләк һәм омтылыш белән кушылдылар. Әлеге хәтер маршы районыбызның барлык авылларында узды. Район үзәгендә ул бигрәк тә колачлы булды. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янында җыелышып, фронтовик әти-бабаларының, туганнарының фоторәсемнәрен тоткан халык колоннасы Крайнов урамы буйлап авыл үзәгенә кадәр килде һәм, редакция бинасы яныннан борылып, Ленин урамы буйлап Азат итүче солдат һәйкәленәчә узды. Бу көнне Базарлы Матакта хәтер парадына чыгучыларның саны меңнән артып китте. Бу бәйгедә якыннарның портретларын тотып зур горурлык белән районнын ГХАТ идарәсе эшчелэре дә катнашты.