Бөек Җиңүнең 72 еллыгына

2017 елның 9 мае, сишәмбе

             9 май көнне Лаеш шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап митинг узды. Митингта район башлыгы Михаил Афанасьев, культура министры Айрат Сибагатуллин, оешма һәм предприятияләр катнашты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә митингта катнаштылар. Митинг Җиңү 1 минутлык тынлык белән башланды. Котлау сүзләре белән район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады. Безнең бурыч – тарихны саклау, сугышчыларның  батырлыгын истә тотып, хөрмәт белән искә алу. Без ветераннар, тыл хезмәтчеләре, сугыш елы балалары алдында түләп бетергесез бурычлы. Бәйрәм, мәңгелек ут янына чәчәкләр куеп, концерт белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International