2017 елның 12 майда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көне алдыннан Тәтеш беренче номерлы урта мәктәбенең 10 сыйныфы укучылары (класс җитәкчесе Т.Н. Кузнецова) тантаналы никах теркәүдэ катнаштылар.
Укучылар никах теркәү йолалары белән таныштылар, яңа ойләнешүчеләрне законлы никахлары белән котлап алар белән истәлеккә фотога төштеләр.
"Майда өйләнсәң - аннары гомер буе бергә хафаланасың" диеп әйтүләргә, хорафатларга карамастан, Яшел Үзәннең яшь парлары законлы никахка май аендада аяк баса. Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 елның 200 нче пары үз никахын законлы рәвештә теркәде.
2017 елның 17 маенда "Казань-Арена" стадионында ФК Рубин - ПФК ЦСКА матчы узачак. Җанатар паспортын рәсмиләштергән барлык кешеләр өчен дә матчка керү бушлай булачак.
2017 елның 12 май көнендә Кама Тамагы районының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды.
Динар һәм Эльвира Гилмановлар гаиләсендә 10 май көнне икенче балалары Эмилия туа. Бу көнне икеләтә бәйрәм була Эмилиянең әнисеңдә туган көне була.
Яшь гаиләне кызлары туу белән котлыйбыз һәм аларга бәхет-шатлык, салэмэтлек, сабырлык теләп калабыз.
Таныклык белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов исеменнән котлау папкасы һәм 28 апрельдә никахлашкан яшь парлар Рузиль һәм Раилә Равиловлар исеменнән бүләк тапшырылды.
Кузкәй авыл җирлегенә караган Югары Байлар авылында гомер итүче Гөлсем Шакирҗан кызы Харисова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Тукай муниципаль район администрация эшчеләре юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.Шулай ук юбилярны район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов һәм авыл җирлеге башлыгы котлады.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 нче елның 11 майда көнне 24 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова кызы ачты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч А.Н. Шамсуллина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.
2017 елның 11 маенда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көне алдыннан Тәтеш беренче номерлы урта мәктәбенең 5 сыйныфы укучылары өчен (класс җитәкчесе А.Н. Пигилова) экскурсия узды.
ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларга гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып очрашу дәверендә килеп чыккан дискуссиядә катнаштылар.
Спас районы Балымер авылында яшәүче туксан яшьлек Александра Кузяйкинага тормышның барлык кыенлыкларын күрергә туры килә.
Полянка авылында ишле гаиләдә туып үскән кыз бик иртә нужа арбасына җигелә. Әти-әнисе Петр Тимофеевич белән Татьяна Петровна зур хуҗалык тоталар: атлары, сыерлары һәм зур гына йорт яны җирләре була. Тазарак тормыш белән яшәгән Алексеевларны башкалар белән бергә кулаклар исемлегенә кертеп, башка җиргә озаталар. Сигез яшендә кызның әтисе үлә һәм тормышның бөтен авырлыгы әнисе җилкәсенә төшә. Бу елларда ачлыгын да, ялангачлыгын да алар күп күрә. Кияргә киеме булмаганлыктан, ул ике класс кына укып кала.
Актаныш районы Иске Бикчәнтәй авылы тыл ветераны Садыйкова Нәзифә Мингаз кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды. Котлауларга Әтәс авыл башлыгы Э.Насыйрова да кушылды.
11 май көнне ТР Кама Тамагы МР башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ике яңа туган малайны Каюмова Егор Тимуровичны (Куйбышев Затон штп) һәм Шәмсиев Ислам Әнвәр улын (Кама Тамагы штп) теркәү узды. Каюмовлар гаиләсендә Егор беренче бала, ә менә Ислам Шәмсиевлар гаиләсендә инде дүртенче бала.