ГХАТ бүлегендә укучылар

2017 елның 12 мае, җомга

2017 елның 12 майда  Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көне алдыннан Тәтеш беренче номерлы урта мәктәбенең  10 сыйныфы укучылары   (класс җитәкчесе Т.Н. Кузнецова)  тантаналы  никах теркәүдэ катнаштылар.  

Укучылар никах теркәү йолалары белән таныштылар, яңа ойләнешүчеләрне законлы никахлары белән котлап алар белән истәлеккә фотога төштеләр.

Очрашу дәверендә  ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларның гражданлык акты төзү үзенчәлекләре турындагы сорауларына төгәл җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International