"Барлык хорафатларга карамастан...без бәхетле..."

2017 елның 12 мае, җомга

"Майда өйләнсәң - аннары гомер буе бергә хафаланасың" диеп әйтүләргә, хорафатларга карамастан, Яшел Үзәннең яшь парлары законлы никахка май аендада аяк баса. Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 елның 200 нче пары үз никахын законлы рәвештә теркәде.

Тантаналы залда ГХАТ бүлегенең хезмәткәрләре 200 нче парны Качалов Даниил Андрей улын һәм Балялина Анастасия Сергей кызын сәламләделәр. Аларның тормышларында бер-бердәнбер, иң кадерле, яраткан, мәңгегә үз тормышларын бәйләргә кешеләрен  барлыкка килде.

Кулга-кул тотынышып яңа туган гаилә пары бер-берсенә беренче законлы ир белән хатын көлүләрен бүләк иттеләр. Церемонияне алып баручы ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова әлеге матур парга һәр яңа туган көнне яраткан кешесе янында уткәрергә теләде, шулай булса һәр киләсе көн узганына караганда ямлеләк булачак. Һәр елны бу көнне алар бәхет кичергән минутлары  дулкынланып искә төшерерләр, алар өчен бу көнне, иң төп көй яңгыраганны, ничек алар үзләренең беренче туй вальсларын биегәннәрен алар күңелендә озакка уелып калсын диеп ышанасы килә. Алар бергә булаганга аларның күңелләре һәрчак шатлык  торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International