2017 елның 13 май көнне Яр Чаллы шәһренең Тантаналар сараенда территориясендә Халыклар гаилә көненә багышланган зур мероприятие узды. Яшь парлар киләчәккә зур өметләр, ак хыллар багълап, үз гаилә агачын утырта алдылар.
“Алинә” спорткомплексында 13 майда гаилә бәйрәме уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре, башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмне оештырдылар. Бәйрәмгә “Каенкай” приютынан балалар чакырылды. Чарада яшьүсмерләр үзләрнен спорта һәм мәдәнияттә талантларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә җир-мыңга гашык гаиләләр дә катнашты. Бәйрәм барысынада ошады. Хәр бер катнашкан кеше бүләкләнде.
12 май Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында " Менделеев муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Өмет Яры" МТЗ һәм СЗ ТР» социаль-тернәкләндерү бүлеге реабилитантлары өчен «аерылгысызлар» сакчы курчак ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чараның максаты өлкәннәрне һәм инвалидларны мәдәни һәм рухи баетуга, үсешкә җәлеп итү, халык иҗатына кызыксыну уяту.
Питрәч районында Яңа өйләнүчеләр паркында акция “Голубь мира” уздырылды. Анда килүчеләр мастер-классларда катнаша алдыдар, концерт карадылар. Барлык теләүчеләр ветераннарга открытка ясап, анда үз теләкләрен калдырдылар.
2017 нче елның 12 май көнендә ГХАТ бүлегендә 9 май көнне туган бала теркәлде. Динар һәм Алия Рәхмиевлар улларына Айзат дип исем кушты. Бәхетле әтигә туу турында таныклык белән беррәттән истәлекле бүләк тапшырылды.
Мамадыш районы мәдәният йортында 50, 55, 60 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерүчеләр кунак булды. 15нче майда билгеләп үтелүче Халыкара Гаилә көне Мамадыш төбәгендә быел да югары дәрәҗәдә уза.
Агымдагы елда районыбызның 67 гаиләсе юбилейларын: алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. ГХАТ бүлеге 7нче ел рәттән мондый күркәм парларны хөрмәтләү тантанасын зур масштабта оештыра.
12 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмендә үрнәк гаиләләр Якуповлар, Мироновлар, Ярмухаметовлар, Сафиннар, Каштановлар һәм Рыхликовлар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Кичә бик күңелле узды.
«Доброволецлар – балаларга” 5 нче Бөтенроссия акциясе кысаларында Гаилә көне алдыннан “Гаилә” социаль приюты тәрбияләнүчеләре Баулы ГХАТ бүлегендә кунакта булып киттеләр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе балаларга ГХАТ хезмәте турында сөйләде, бүлек буенча экскурсия үткәрде. Балалар үзләренең уңышлары, хыяллары белән бүлештеләр. Тантана залында балаларга кечкенә бүләкләр һәм татлы ризыклар тапшырылды.
Халыкара гаилә көне бәйрәме алдыннан, 2017 елның 12 нче май көнне, Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә туу таныклыклары һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Зөлфия һәм Илдус Шарифуллинар, Аэлита һәм Алмаз Шигаповлар, Эльмира һәм Равил Ахметзяновлар гайләләрендә икенче балалары туды. Аларга Риналь, Кәрим, Алмаз исемнәре бирелде. Елена һәм Александр Токмачевлар гайләсендә игзәкләр туды. Балаларга Аврора һәм Максим исемемнәре бирелде. Бәхетле ата-аналарны "Баулы шәһәре" Башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Шәрипов котлады, чәчәк бәйләмнәре һәм ана капиталын тапшырды.