Кукмара районында бриллиант юбилей белән котлау

2017 елның 13 мае, шимбә

13 май көнне Кукмара районы Олыяз авылы җирлегендә Гаилә көне алдыннан Хабибрахманов Миннефаиз Сәмигулла улы һәм Маһирауза Җамалетдин кызы гаиләләрен котладылар. 1957 елның 22 маенда язгы матур көндә яшь парлар – булачак Хабибрахмановлар гаиләсе, Олыяз авылы җирлегендә мөнәсәбәтләрен законлаштырганнар. Алар Олыяз авылында туганнар, танышканнар, кавышканнар, шунда гомер буе хезмәт иткәннәр. Ике кызлары һәм дүрт уллары туган. Фаиз абый хезмәт юлын Урал колхозына багышлаган, башта шофер, аннары балта остасы булган. Маһирауза апа сыер савучы булып эшләгән. Хәзерге көндә алар улы һәм оныклары тәрбиясендә зур йортта бәхетле гаилә булып гомер кичерәләр. Юбилярларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе З.Т.Латыпова, Олыяз авылы җирлеге башлыгы Р.Ф.Маликов, Урал авыл хуҗалыгы җитәкчесе Г.Х.Хабибрахманов котлады. Юбилярларга район башлыгы С.Д.Димитриевның рәхмәт хаты, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International