Халыкара гаилә көне бәйрәме алдыннан, 2017 елның 12 нче май көнне, Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә туу таныклыклары һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Зөлфия һәм Илдус Шарифуллинар, Аэлита һәм Алмаз Шигаповлар, Эльмира һәм Равил Ахметзяновлар гайләләрендә икенче балалары туды. Аларга Риналь, Кәрим, Алмаз исемнәре бирелде. Елена һәм Александр Токмачевлар гайләсендә игзәкләр туды. Балаларга Аврора һәм Максим исемемнәре бирелде. Бәхетле ата-аналарны "Баулы шәһәре" Башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Шәрипов котлады, чәчәк бәйләмнәре һәм ана капиталын тапшырды. Пенсия фонды идарәсе башлыгы Станислав Тимофеев да үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Чарада, шәһәрнең иң алдынгы бизнес-ледие, биш баланың әнисе, Нуриева Гөлназ дә булды. Ул яшь әниләр белән үзенең балалар тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм аларга "Мери Кей" компаниясе сертификатларын бүләк итте. Алмаз Нәзипов һәм Гөлия Закирова үзләренең моңлы җырлары белән бәйрәмне тагын да ямлерәк иттеләр.