ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

15 нче май көнне Менделеевск районы Ык Тамагы авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Плетнев Иван Дмитрий улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева  Рәсәй  Федерациясе Президенты Владимир Путинның  котлау открыткасын ,  район башлыгы Валерий  Чершинцевның котлавын  , чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны шулай ук Бәзәкә авылы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәммәтҗанов һәм Бәзәкә авыл җирлеге Советы депутаты Виктор Логинов котлады. Президент Владимир Путинның котлау открыткасы , район җитәкчелегенең бүләкләре Иван Дмитрий улы өчен зур сөенеч булды.

2017 елның декабрендә гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе 100 елллыгын билгеләп үтәчәк.

2017 елның 15 маенда Халыкара “Гаилә көне” уңаеннан Балтач районы ГХАТ булегендә ана капиталы сертификаларын тапшыру  чарасы узды. Гаиләләрендә  икенче бала дөньяга килгән 5 гаилә ана капиталы сертификатына  ия булдылар. Чараны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде.Ул барлык гаиләләрне ихлас күңелдән котлап, җылы теләкләрен ирештерде:”Гаилә- мәхәббәт учагы, хөрмәт  һәм ихтирамнан торган җәмгыятьтәге яшәешебезне тәшкил итә. Бер генә кеше дә гаиләдән башка яши алмый”-дип билгеләп узды ул.

2017 елның 15 маенда Олы Афанас авылында, Гаилә көненә багышланган, “Минем бәхетле гаилә”  бәйрәме үтте.

15 май көнне "Гаилә" үзәк шәһәр паркында, Халыкара гаилә көненә һәм Рәсәй ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган, "Гаиләгә булган мәхәббәт"  исемендәге чара узды.


14
май, 2017 ел
якшәмбе

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм 1993 елда  ООН Генераль Ассамблеясы резолюциясе тарафыннан игълан ителде. Бу көн илнең уңышлы һәм прогрессив үсешле булуында  гаиләнең иминлеге әһәмиятле роль уйнавын тагы бер кат исбат итеп тора. Бу бәйрәм тагын бер җәмәгатьчелеккә, күп санлы гаилә проблемаларына игътибарны арттыра.

2017 елның 12 май көнендә, Гаилә көне алдыннан Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда бүлек белгечләре белән шәһәребезнең 2 нче урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары очрашуы узды. Очрашу барышында иң беренче урында гаилә темасы, анда очрый торган проблемалар, тулы булмаган гаиләләр, аерылышуның төп сәбәпләре турында сөйләшенде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова килгән кунакларга, гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим икәнлеге турында сөйләде. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды.

     2017 елның 14 май көнне Яр Чаллы шәһренең Тантаналар сараенда территориясендә Халыклар гаилә көненә багышланган зур акция узды. Һәрбер теләгән гаилә, үз гаилә агачын утырта алды. Бу акцияда йоздән артык кеше катнашты.


13
май, 2017 ел
шимбә

2017 елның 13 май көнендә Арча районы Яңа Кенәр авыл җирлегендә Гаилә көне уңаеннан “Гаилә хакын зурлый белгән парлар, үрнәк булып торсын яшьләргә” исеме астында әдәби кунакханә узды. Чарада Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 нчы  класс укучылары, Яңа Кенәр авыл җирлегенең сәркатибе, ЗАГС эшен алып баручы И. Р.Әхмәтҗанов һәм Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Р.Д.Сәгдиев катнашты. Авылның ихтирамга  лаек, хезмәт сөючән, тормыштан ямь, тәм табып яши белгән  Даяр һәм Равилә Хөсәеновлар һәм Илдар һәм Әлфия Фәйзрахмановлар гаиләләре кунакка чакырылды.

«Межнациональная гаилә” темасына проектын эшләү кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 11 нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең укучыларының ГХАТ бүлеге белгечләре белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International