ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

9 май көнне яшь гаилә – Айгөл һәм Динур Төхфәтуллинарның икенче балалары – уллары Самат туды. Әти-әни күп котлаулар һәм тәбрикләүләр кабул итте. Гаиләгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау һәм быел 14 гыйнварда өйләнешкән Гүзәлия һәм Булат Тимергалиевлардан бүләк тапшырылды.

  Балык Бистэсе районында тәрбиягә бала алган гаиләләрнең “Балам–багалмам”  клубы эшләп килә. Гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында әлеге гаиләләрнең тантаналы очрашу кичәсе булып узды.

   Бу чара гади очрашу бәйрәме генә түгел, ә иңне -иңгә куеп, тату яшәп, чит балаларны үзенекедәй якын күреп, аңа бар назын биреп тәрбияләп үстергән гаиләләрне тагын бер кат хөрмәтләү, аларга дан җырлау кичәсе дә иде. Чыннан да, гаилә тулы булып, йорт бәхеткә күмелеп торсын  өчен, анда балаларның шат авыз һәрчак яңгырап торырга тиештер ул. Арабызда һәрьяктан үрнәк булырлык гаиләләр, кешелекле һәм миһерабанлы әти-әниләр бик күп. Бүгенге тантаналы чарага да шушындый изге күңелле өч гаилә чакырулы иде.

Туйларының 60 еллык юбилеен Яшел Үзән шәһәренең  Михаил Иван улы һәм Нина Никифор кызы Тимохиннар билгеләп уттеләр.

15 майда, Халыкара Гаилә көнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әлеге әһәмиятле вакыйга белән котладылар.

Конкурсның бурычы яшь гаиләләрне төрле яктаң ачу, гаилә әгзаларының тормышта килеп чыккан торле ситуаөияләрдән ничек чыгуы иде. Барлык парларда үз чыгышларында тормышта килеп чыккан катлаулы мәсәләрне җиңел генә чишеп чыгуларын, иҗатка тортылышларын күрсэтте. Һәм төрле номинаөияләрдә җиңүчеләр булып танылдылар.

Кеше гомере гаиләдән башлана, гаиләдә  ул гражданин буларак  формалаша. Гаиләдә ул мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек дигән төшенчәләрне таный башлый.

Гаилә көне Азнакай шәһәрендә елдан –ел  күбрәк катнашучыларны җыя,  бәйрәм итү форматы да үзгәрә. 2017 елның 15 май көнендә, ГХАТ бүлегендә 200-нче итеп теркәлгән сабыйны тантаналы шартларда котладылар. Ул - Миңнеханов Айдан Артур улы булды. Бәхетле әти-әнине котлап,  социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкче урынбасары Дамир Гыйләҗев баланың  туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Котлау хаты  һәм истәлекле бүләк тапшырды. Традиция буенча котлауларга  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм хезмәт коллективлары да кушылды.

2017 елның 15 май көнендә, Халыкара гаилә көне уңаеннан,  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен,  никахлашу Сараенда экскурсия үткәрделәр.

15 майда Ялкын авыл советында Халыкара гаилә көненә багышланган чара булып узды. Бу көнне конкурс программасы үткәрелде, анда берничә гаилә катнашты. Болар – әниләр, әтиләр, әбиләр, карт әбиләр, балалар, оныклар һәм оныкчыклар.

Барлык конкурсларда да хәтта иң кечкенә балалар да катнашты. «Музыкаль бау», «Мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттер », «Аңлату», «Театр-экспромт» конкурслары үткәрелде, анда “Шалкан” әкиятен дә күрсәттеләр.

15 май көнне никахлашу Сараенда "ГХАТ тарихы" күргәзмәсе ачылды.

       15 май  көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан Югары Ослан муниципаль районыныӊ район мәдәният йортында ирле-хатынлы Куклихиннар Михаил улы Александр  һәм  Федор кызы Вера 55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зɵбəрҗəт  туйларын билгелəп үттелəр. Бу гаилə 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлый.

15 май көнне дөньяның күпчелек илләрендә искиткеч матур бәйрәм - Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. Бу көнне үз туганнарыңны котлыйлар, әмма иң мөһиме - үз гаиләң турында бәйрәм көнендә генә түгел, ә теләсә-кайсы көндә уйлау, истә тоту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International