Халыкара гаилә көненә багышланган чара

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

15 майда Ялкын авыл советында Халыкара гаилә көненә багышланган чара булып узды. Бу көнне конкурс программасы үткәрелде, анда берничә гаилә катнашты. Болар – әниләр, әтиләр, әбиләр, карт әбиләр, балалар, оныклар һәм оныкчыклар.

Барлык конкурсларда да хәтта иң кечкенә балалар да катнашты. «Музыкаль бау», «Мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттер », «Аңлату», «Театр-экспромт» конкурслары үткәрелде, анда “Шалкан” әкиятен дә күрсәттеләр.

Шулай ук Назарова Оксана, Каштанова Флюраның кул эшләре күргәзмәсе һәм Ялкын авыл мәдәният йортының бәйләргә яратучылар клубы эше дә тәкъдим ителде. Конкурс программасы төгәлләнгәннән соң гаиләләр  – әлеге бәйрәмнең истәлекле открыткалары, ә балалар грамота һәм номинация буенча дипломнар белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм чарасының азагында чәй эчү оештырылды. Әлеге чарадан балалар һәм өлкәннәр бик канәгать калдылар һәм өйләренә әйбәт кәеф белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International