ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

   Биектау авылыннаң Георгий Трофимович һәм Зоя Гавриловна Краевларның тормышындагы мөһим вакыйга Халыкара гаилә көненә туры килә. Алар бергә яшәүләрнең 70 елллык юбилейләрен билгеләп үтәләр. Ерак 1947 елда 18 яшьлек егет тормыш иптәше итеп чибәр Зояны сайлый.  Әлеге җитмеш еллның һәр көне бер-берсен яратучы ике кеше өчен бәя биреп бөтергесез тарихка эверелгән. Икеседә тыл хезмәтчәннәре.

Гаилә гомер- гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул кешенең төп терәге, җәмгыятнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә- ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү , аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юллары табарга өйрәтү.Һәр елда 15 май көнне- Халыкара Гаилә көнендә,инде матур традицияга әверелгән, Балтач районы ГХАТ бүлеге залында күркәм бәйрәм уздырыла. Агымдагы елның 15 мае да- искәрмә түгел, районыбызның иң күркәм ,пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы , үзләренең Алтын, Зөбәрҗәт, Бриллиант туйларын билгеләп үтүче 9 гаилә  бәйрәмгә чакырылды. 

15 май -  Гаилә көнендә Тукай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре   60 ел бергә торып бриллиант туйларын билгеләп үтүче Гусевлар гаиләсен котладылар. Леонид Александрович һәм Антонида Сергеевна тыл ветераннары. 4 ул үстереп, 8 онык һәм 4 оныкчыкның кадер-хөрмәтендә яшәүче бу матур пар, гаиләдә ир баш хатын муен булырга тиеш дип саный. Гусевлар гаиләсенә бәхетле озын гомер телибез!   

      Зәй муниципаль  районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның 15 майда Зәй шәһәре 4 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре. Яшьүсмерәргә материал рольле уеннар аша тәкъдим ителде, эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар өләшелде. Укучылар темаларны чагылдырган анкета сорауларына кызыксынып җавап бирделәр.

“Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре һәм ГХАТ булеге  хезмәткәрләре шәһәрнен балалар скверында Халыкара Гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр.

Алар катнашучылар өчен “Гаилә агачы ботаклары” дигән генеалогия уены, “Гаиләм һәм мин” дигән психологиг тренинг, балалар өчен “Ромашка” мастер классы оештырдылар.

 Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган кызларга, егетләргә паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район Советының аппараты җитәкчесе А.Хаев кызларга, егетләргә истәлек буләкләре хәм паспорт тапшырды.

Гаилә - ул мәхәббәт. Гаилә - ул шатлык, сөенеч. Гаилә - ул бер-береңне ярату, аңлау, ярдәм итү. Гаилә - ул сау-сәламәт балалар!

2017 нче елның 15 нче май көнендә район китапханәсендә Саба гимназиясенең беренче сыйныф укучылары ( класс җитәкчесе Галихуҗина Гөлназ Илнур кызы) катнашында “Минем гаиләм” дип аталган рәсем конкурсы узды. Конкурсны баш китапханәче Гарипова Алия Мөхәмәтнур кызы һәм ГХАТ бүлеге мөдире Шәйхетдинова Алсу Имаметдин кызы үткәрделәр. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

2017 елның 15 маенда, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты кысаларында,  никахлашу Сараенда  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре  Галина Кузнецова бишенче сыйныф урта белем бирү мәктәпләре укучылары өчен, дәрес үткәрде.

 Яшьләрнең ял итү үзәгендә, никахлар залында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 

Ана капиталына сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды һәм бәхетле аналарга сәламәтлектә балаларын үстерүләрен теләде.

Район Пенсия фонды идарәсе Гөлфия Гыймранова һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карповалар да әниләрне тәбрикләделәр, Гөлфия Әхәт кызы ана капиталын нинди максатларда кулланырга мөмкин булуы турында сөйләде.

 15 майда илебездә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы матур бәйрәмгә карата, Минзәлә шәһәренең өченче номерлы урта мәктәбендә 10 сыйныф балалары алдында гаилә дәресе үткәрелде. Дәресне мәктәптә уңышлы гына эшләүче укытучы Артур Пакшин алып барды. Дәрестә  укучылар белән берлектә мәктәп директоры Оксана Гобәйдуллина һәм ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International