Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Гаилә гомер- гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул кешенең төп терәге, җәмгыятнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә- ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү , аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юллары табарга өйрәтү.Һәр елда 15 май көнне- Халыкара Гаилә көнендә,инде матур традицияга әверелгән, Балтач районы ГХАТ бүлеге залында күркәм бәйрәм уздырыла. Агымдагы елның 15 мае да- искәрмә түгел, районыбызның иң күркәм ,пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы , үзләренең Алтын, Зөбәрҗәт, Бриллиант туйларын билгеләп үтүче 9 гаилә  бәйрәмгә чакырылды.  Бу парларның еллар үтсә дә, мәхәббәтләре сүнмәгән, сүрелмәгән, ә киресенчә ныгыган гына. Гади булмаган тормыш юлларында бер-берсенә терәк, таяныч булып атлаган парлар кыенлыклар алдында  югалып калмыйча, акыллы, ил көнгә лаеклы балалар үстергәннәр һәм бүгендә үрнәк булып яшиләр. Бәйрәм барышында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова һәрбер гаиләнең тарихы, яшәеше белән таныштырып үтсә, мәдәният үзәге хезмәткәрләре дәртле җырларын бүләк итттеләр. Иң дулкынлардыргыч мизгелләр мөгаен юбилярларның  районның “Алтын юбилярлар” китабына кул тамгаларын салу булгандыр.Сүз дә юк, туйлар нинди генә булмасын, йорәкләрне кайнар тотар өчен изге хисләр кирәк. Бер берсен аңлап , яратып яшәгән парларны район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча  урынбасары Ильһам Гайнетдинов, туганнары һәм якыннары кайнар котлап сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Бәйрәмдә катнашкан волонтерлар исә һәрбер гаиләгә котлау открыткалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International