2017 елның 15 маенда, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты кысаларында, никахлашу Сараенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Галина Кузнецова бишенче сыйныф урта белем бирү мәктәпләре укучылары өчен, дәрес үткәрде.
Балалар дәрестә гаилә законнары нигезләре турында тыңладылар, гаилә тормышында кеше һәм җәмгыять роле мөһимлеге турында сөйләштеләр, зур кызыксыну белән күпгасырлар сакланган акт китапларын карадылар.
Очрашу ахырында, укучылар, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаена багышланган, "ГХАТ тарихы" исемендәге уникаль рәсем күргәзмәсе белән таныштылар.