ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

         2017 елның май аенда 16 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

        Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе В.Н. Белова-Реутина укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде.  Укучылар бик теләп ЗАГСның архив бүлеген, тантана залын карадылар, гаилә тормышының асылын, гаилә төзү, әти-әни булу, туу һәм үлү, аерылышу төшенчәләре турында сөйләштеләр.

16 нчы май көнне Менделеев муниципаль районы Ижевка  мәдәният йортында “Гаилә талантлары белән горурлана”район фестивале узды.Җитәкчесе Затирко А.М.булды.Фестивальдә 7 гаилә катнашты.

  Татарстан Республикасы Менделеевск районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның 16 нчы маенда яңа туган балага сирәк очрый торган Далер исеме кушылу турында туу таныклыгы тапшырылды.  Таҗик теленнән тәрҗемә иткәндә ул “кыю” дигәнне аңлата. Смирнов Тимур Юрий улы белән Ольга Игорь кызы гаиләсендә ул беренче бала һәм алар сабыйның шушы исемгә лаек булып үсәсенә ышанып калалар.

2017 елның 16 маенда Буа шәһәренең 5-нче гимназиясендә гаилә көненә багышланган класс сәгате үткәрелде. Аның темасы “Гаилә нәрсәдән башлана” диеп аталды. Класс сәгатендә Буа районы ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева катнашты, ул туу,  язылышу һәм башка актлар белән таныштырды, барлык укучыларны гаилә көне белән тәбрикләде һәм ГХАТ бүлегенә кунакка чакырды.

Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә.

Халыкара Гаилә көне уңаеннан Елена Никитина җитәкчелегендә Зур Аксу урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Чүпрәле районы ЗАГС бүлегенә очрашуга килделәр. Зур Аксу урта мәктәбендә  2016-2017 уку елында “Семьяведение” түгәрәге эшли башлый, дәрес буларак ул атнасына бер тапкыр үтә икән. Түгәрәкне Елена Никитина җитәкли.

16 нчы майда Менделеевск шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Тәскирә Гарипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кунакларга ул үзенең һәм гаиләсенең сугыш вакытында күргән авырлыклары турында сөйләде.

Балтач районы башкарма комитетының. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 15 май- Халыкара гаилә көне уңаеннан  Нормабаш авылында яшәүче, 55 ел иңне-иңгә терәп бер сукмактан атлаган Венера Фәйзулла кызы һәм Ахунҗан Мөхәммәтҗан улы Мәрдановлар гаиләсендә зөбәрҗәт туйлары белән котлады.Мәрдановлар гаиләсе- Нормабаш авылының иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Ирле хатынлы Мардановлар икесе дә урман итәгендә утырган Нормабаш авылында туып үскәннәр, күп балалалы гаиләләрдә тамыр ныгытып , 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң гаилә керемен тулыландыру максатыннан авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлаганнар.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Һәр кешенең тормыш юлы гаиләдән башлана. Гаилә - тормышыбызның нигезе.
Нәкъ менә шушы бәйрәм көнендә Митрофановлар гаиләсе үзләренең никахларын теркәргә булдылар. Алар 2016 елның 30 июле көнне очраша башлыйлар һәм шул вакыттан бирле гел бергә. Бу көнне сайлаганда алга таба  гаиләләрендә икеләтә бәйрәм билгеләнеп үтеләчәге турында уйламаган да алар.

    15 май- Гаилә бәйрәме көнне, Ютазы районында тагын бер гаилә туды. Бу көнне  бер кайчан да аерылышмаска вәгъдә биреп Татьяна һәм Дмитрий Юмановлар өйләнештеләр. Аларны законлы  никахлары белән район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады һәм озын гомер, сәламәтлек, гаилә бәхетенең чиксез булуын теләде.

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Кәшер ял паркында Марселия һәм Җәүдәт Фәрхетдиновларның бергә гомер кичерүләренә ­– 55,  Алинә һәм Фәрит Сөләймановларның гаилә коруларына 35 ел тулу уңаеннан "Гаилә – җылы учак" дип исемләнгән матур кичә үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Татарстан “Гаилә’  региональ иҗтимагый оешмасының район бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зина Якупова, элекке хезмәттәшләре, күршеләре иң изге теләкләрен ирештерделәр. Сөйләүләр матур җырлар белән үрелеп барды. Алинә апа белән Җәүдәт абый да үзләре яраткан җырларын башкардылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International