Юбилярны котлау

2017 елның 16 мае, сишәмбе

16 нчы майда Менделеевск шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Тәскирә Гарипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кунакларга ул үзенең һәм гаиләсенең сугыш вакытында күргән авырлыклары турында сөйләде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Белоногов Рәсәй  Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий  Чершинцевтан  котлау открыткаларын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Ул Тәскирә Гариф кызына нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International