ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

15  нче май көнне, Бөтендөнья гаилә көнен билгеләп үткәндә , Татарстан Республикасы Менделеевск районы башкарма комитетының  ГХАТ бүлегендә  “ Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү технимуы” филиалында укучылар өчен гаилә  һәм гаилә ядькарьләре дәресе үткәрелде. Дәрес тарихи-мәгълүмат бирү блогы, юридик блок, гамәли блок дип исемләнгән өч өлешкә бүленгән иде.

17 нче май көнне тыл хезмәтчәне  Татьяна Ефимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Белоногов һәм районның Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина аны район җитәкчелеге исеменнән  зур бәйрәме белән котладылар.  Президент Владимир Путинның котлау открыткасы , район җитәкчелегенең бүләкләре  Татьяна Ефимова  өчен зур сөенеч булды.


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Гаилә көне уңаеннан  Кайбыч муниципаль районында  алтын, зөбәрҗәт, бриллиант , тимер туйларын билгеләп үтүче  гаилә парларын тантаналы төстә тәбрик иттеләр.

 Район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин юбилярларны котлап, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаганнары, яшь буынга мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрнең бөеклеген күрсәткәннәре өчен гаиләләргә тирән хөрмәтен белдердереп, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге парларның тормыш юллары белән танышу, экран аша фотографияләрдән төзелгән презентация  рәвешендә барды. Өлкәннәр үзләре дә чын күңелдән җырлады, биеде ,бер-берсе белән аралашты.

15 май Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы, ул безгә әйләнә-тирә белән танышырга ярдәм итә. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.

Шушы бәйрәм алдыннан “Нократ” редакциясе ГХАТ бүлеге белән берлектә “Минем гаиләм” дип аталган фотконкурс ачып җибәрде. Монда катнашырга 20 гаилә теләк белдерде.

 15 нче май халыкара Гаилә көнендә Сарман авылы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт курсәтү  узәгендә авыр хәлдә калучы һәм аз керемле гаиләләрнең, шунда эшләүче хезмәткәрләрнең балаларына “Егет сүзе бер була” дигән кинофильм күрсәтелде. Матур бәйрәм белән балаларны ГХАТ бүлеге белгече дә котлады, алар белән “Нәрсә ул гаилә” дигән темага әңгәмә үткәрде һәм баллы күчтәнәчләрен тапшырды. Соңыннан үзәк буенча экскурсия үткәрелде кызыклы уеннар уйналды.

Халыкара гаилә көне уңаеннан, Алексеевск ЗАГС булегендә Гайсиннар, Харитоновлар, Фоминнар, Майоровлар һәм Широбоковлар гаиләләре катнашты. Алар барысы бергә бәхетле гаилә булдыру рецепты тәзеделәр. Балалар нык  гаилә рәсемнәре ясаган арада, әти-әниләре узара танышу һәм гаилә гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында шул ачыкланды, матур  гаилә нигезе ул-  ата-аналарны хәрмәт иту, бер-беренне ярату, саннау, тынлап яшәу тора икән. Аннан соң ата-аналар балалары белән бергә "Бәхетле гаилә" өе төзеделәр.

2017 елның 16 маенда Мөслим ГХАТ бүлегендә 55нче бала теркәлде! Илнур һәм Инзилә Хәсәновлар гаиләсендә көтеп алган беренче уллары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Рәмис дип матур исем куштылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д.М. Шакирова бәхетле әти-әнигә сабыйларының беренче документы – туу турында таныклыгын тапшырды һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлауларын җиткерде.

ГХАТ бүлеге бәхетле әти-әнинегә сабыйларының сау-сәламәт, тәүфикълы, акыллы малай булып үсүен, әти-әнисенең һәм илебезнең горурлыгы булуын теләп калды.

Гаилә көне уңаеннан Тукай районы Круглое Поле поселогында иҗади гаиләләрнең  “Салават купере” фестивале узды. Бәйрәмдә 15 гаилә катнашты. Куп еллар бергә тату, матур гаиләдә яшәүче 20 парны котлап киттеләр. Курглое Поле поселогында яшәүче, 60 ел бергә гомер иткән Муллагалиевлар гаиләсе иң хөрмәтле кунак булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International