Гаилә көне уңаеннан

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Гаилә көне уңаеннан  Кайбыч муниципаль районында  алтын, зөбәрҗәт, бриллиант , тимер туйларын билгеләп үтүче  гаилә парларын тантаналы төстә тәбрик иттеләр.

 Район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин юбилярларны котлап, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаганнары, яшь буынга мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрнең бөеклеген күрсәткәннәре өчен гаиләләргә тирән хөрмәтен белдердереп, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге парларның тормыш юллары белән танышу, экран аша фотографияләрдән төзелгән презентация  рәвешендә барды. Өлкәннәр үзләре дә чын күңелдән җырлады, биеде ,бер-берсе белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International