Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә яратып, кайгыртып эндәшүче тату гаиләләр. Шундый гаиләгә hәрвакыт сокланып карыйсын. Матур итеп дөнья корган, инсафлы hәм тәртипле балалар үстергән гаиләләрне күрү күңелләргә ямь өсти.
15 майда Гаилә көне уңаеннан Апас районы Кызыл Тау авылы мәдәният йортында “Ныклы гаилә - ил күрке” исемле кичә узды. Аны китапханәче Нурия Гаффарова һәм авыл җирлеге коллективы ярдәме белән оештырды. Кичәдә 55, 50, 45 үрнәк гаилә юлы узучы Сәмигуллиннар, Садриевлар, Дәминовлар, Гыйльметдиновлар гаиләләре катнашты. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров та килде. Кичә чыгышлар, җыр-моңнар, уеннар белән үрелеп барды.
15 май көнне яңа туучыларны теркәү, ата хокукын билгеләү, законлы никахлашуга гариза бирү вакытында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре бирегә килүчеләрне үтә бер җылылык белән тәбрик иттеләр, изге теләкләрен юлладылар.
Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа дәүләт драма театрында узды. Анда агымдагы елда гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үтүче буалылар – Антонина һәм Николай Борисовларны, Фирдәүсә һәм Мәнсур Вафиннарны, Сәвия һәм Әнвәр Алиевларны, Гөлдания һәм Фирдинат Фахрутдиновларны, Фирая һәм Заһит Вафиннарны, Фәһимә һәм Нургали Минневалиевларны, 55 ел тату гомер кичерүче Зинаида һәм Валерий Поповларны, 60 ел тату гомер кичерүче Сәгъдәтбану һәм Асафтдин Фасхутдиновларны тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Район үзешчәннәре, балалар җыр-биюләр башкардылар.
Әлеге көнне ГХАТ белгечләре Кече Лыза мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән укыту программасына кертелгән “Семьеведение” дисциплинасы максатынннан очрашу үткәрделәр. Укучылар белән берлектә әлеге очрашуга район пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече Н.Ш. Галимова һәм БРИК гаилә хәлләре һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Л.Ф. Низамиевалар да чакырулы иде.
Бу бәйрәм халыкара гилә көненә багышлана.
Һәр кеше, һәр гаилә тормышында кадерле булып тора трган ивагыйгалар күп, шуларның берсе- бала туу.
2017 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә исем кушу тантанасы үтте. Арслановлар Вилдан һәм Ләйсән гаиләсендә 2017 елның 27 апрелендә уллары Илҗяс туган, һәм аның белән бергә бер дөнья тулы иң игелекле өметләр! Кечкенә кеше тормышында әле тагын күп кенә әһәмиятле вакыйгалар булыр. Тик аның туган көне үзе һәм ата-аналары өчен бик зур вакыйга.
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында Халыкара Гаилә Көне узды. Бәйрәм "Мәхәббәт белән җылытылган гаилә" девизы астында тантаналы рәвештә үтте. Традиция буенча, паркның үзәк сәхнәсеннән Әлмәт шәһәре гаиләләренә изге сүзләр һәм якты теләкләр яңгырады.
Әлмәт районында 40 209 балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 24 345 гаилә яши. Ундүрт әни Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. 2016 ел безнең шәһәр күрсәткечләргә аеруча бай булды: Әлмәт җирендә 3162 сабый дөньяга килде. Алар арасында 26 пар игезәк балалар һәм беренче тапкыр 1 тройня туды. Ел саен 1500 пар яшь гаилә барлыкка килә.
2017 елның 17 маенда Гаилә көне уңаеннан Кукмара районы Зур Кукмара авылында зур чара булып узды. 50 ел гаилә корып яшәгән алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләр чакырылды. Бәйрәмгә 32 гаилә чакырылган иде. Күп гаиләләр авыру һәм гаилә хәле буенча катнаша алмадылар. 12 гаилә генә катнаша алды. Иң үрнәк гаилә исемен йөртүче Нигмәтуллин Рәкыйп абый һәм Ләбибә апалар гаиләсенә котлау сүзләрен Район Башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы җиткерде.
17 май көнне Менделеев муниципаль районы Ижевка мәдәният йортында Галкина Е.В. җитәкчелегендә “Гаилә һәм ватан –минем тормышымда”дигән дәрес үткәрелде.Сөйләшү вакытында балалар үзләренең нәселләре,әти-әниләре белән горурланырга тиеш дигән фикергә килделәр.Шулай ук,”Егерме елдан соң”,”Менә бу онык”,”Зур гаилә” фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.Гаилә турында шигырьләр һәм җырлар җырланылды.