Кукмара районында “Алтын парад” исемле чара узды

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

2017 елның 17 маенда Гаилә көне уңаеннан Кукмара районы Зур Кукмара авылында зур чара булып узды. 50 ел гаилә корып яшәгән алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләр чакырылды. Бәйрәмгә 32 гаилә чакырылган иде. Күп гаиләләр авыру һәм гаилә хәле буенча катнаша алмадылар. 12 гаилә генә катнаша алды. Иң үрнәк гаилә исемен йөртүче Нигмәтуллин Рәкыйп абый һәм Ләбибә апалар гаиләсенә котлау сүзләрен Район Башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы җиткерде. Гаилә башлыгы – Рәкыйп абый алдынгы комбайнчы, алтын куллы кеше, ә Ләбибә апа – 38 ел гомерен балаларга тәрбия һәм аң-белем бирүгә багышлаган Укытучы. Ләбибә апа үзенең яраткан шигырьләре белән чыгыш ясады. Барлык юбилярларга да Район Башлыгы С.Д.Димитриев исеменнән рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды. Талантларыбыз куйган концерт беркемне дә битараф калдырмады. Юбилярларга бәхет, сәламәтлек, озын гомер телик. Күп еллар буе якыннарын сөендереп яшәсеннәр, киләчәк буынга үрнәк булсыннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International