Әлеге көнне ГХАТ белгечләре Кече Лыза мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән укыту программасына кертелгән “Семьеведение” дисциплинасы максатынннан очрашу үткәрделәр. Укучылар белән берлектә әлеге очрашуга район пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече Н.Ш. Галимова һәм БРИК гаилә хәлләре һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Л.Ф. Низамиевалар да чакырулы иде.
ГХАТ бүлеге белгечләре укучыларның бүлекчә тарихын һәм аның оешкан еллары, эшчәнлеге белән таныштырдылар, гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы законнарга да тукталып үттеләр.Бүлек җитәкчесе Люция Рәисовна язылышу һәм бала тууны рәсмиләштерү хакында аерым чыгыш ясады. Өлкән сыйныфлар белән оештытырылган сөйләшүдә гаилә, аның кеше тормышында тоткан урыны, гаилә кыйммәтләрен саклауга да мөһим урын бирелде.”Язылышмыйча яшәү”, “Милләтара никахлар” кебек темаларга фикер алышулар да укучылар өчен кызыклы һәм актуаль булды. ГХАТ бүлеге белгечләре укучылар өчен аңлаешлы формада ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре хакында сөйләделәр, архив белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирделәр.Пенсия фонды идарәсе белгече ана капиталы турында чыгыш ясады.Психолог Ләйлә Фаргатовна, укучылар белән “Бәхетле гаилә нигезе” темасына әңгәмәгә оештырды. Укучылар әлеге әңгәмәгә бик теләп кушылып, үз фикерләрен белдерделәр. Очрашу ахырында өлкән сыйныф укучылары очрашудан кәнәгать калуларын белдереп чыгыш ясаучыларга эчтәлекле лекцияләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.