ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

2017 елның 19 май көнендә Кама Тамагы муниципаль районы  ГХАТ бүлегендә Иске Казиле авылы укучылары белән ачык дәрес үткәрелде. Укучыларга бик кызыклы мәгълүмәтләр сөйләнде. Алар бик теләп ГХАТ бүлеге белән бәйле кызыксындырган сорауларын җиткерделәр.

Соңыннан аларга язылушы залы һәм архив күрсәтелде.

     Бүген 19 май, күпләребезнең кунелендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып  истә калган Пионерия көне. Һәм күпләр өчен онытылмаган бу дулкынландыргыч бәйрәм көнендә, Мамадыш районы ГХАТ бүлегенә кечкенә “пионер”лар Данир белән Рәзиләгә  туу турында таныклык тапшырылды. Данир Нуртдиновларның икенче баласы, ә Рәзиләнең инде апасы һәм абыйсы бар, ул гаиләдә өченче бала.

Арча районы Түбән Пошалым авылында яшәүче Хәтимәбикә Шаһиева 90 яшьлеген билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын котларга район башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна барды. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Путин В.В  һәм район башлыгы Нуриев И.Г.  Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ата-ана булган гаиләләр үзләренең яңа хис-тойгылары белән 19 майда ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар.

 


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән 1000-нче туу турында таныклык теркәлде.

Бала туу – язмышның иң кадерле бүләге, гаиләгә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык китерүче көн! Бала дөньяга килү белән тормышның һәр көне яңа ачышлар белән тула, мәгънәсе үзгәрә.

2017 елның 16  май аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 5 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.

2017 елның 16 май көнендә Буа районы ГХАТ бүлегендә Буа ветеренар техникумында укучы 1 курс студентлары белән  очрашу-әнгәмә узды. Укучы студентлар  ГХАТ бүлегенең язылышу турындагы актлар белән таныштылар һәм Россия Федерациясе Гаилә кодексында язылган нормылары белән таныштылар. ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева архивтагы язмалар турында сөйләде, һәм алдагы көннәрендә икенче элешләрен эзләгәндә унышлар теләде.

Актаныш районы ЗАГС булегендә гаилә көне уңаеннан  50 нче баланы теркәу тантанасы уткәрелде

Актаныш районы ЗАГС булегендә  2017  нче елның  18 май  көнендә  50  нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти- Исламов Наил Рузил  улы хэм  әнисе- Исламова Гөлинә Рәсим кызы  көтеп алган  улларына  Ильдан исеме куштылар.

Туучылар коэффициенты буенча Татарстан алда бара. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре белән һәрбер кеше дә очрашадыр, мөгаен. Монда көн саен яңа гражданнар, яңа гаиләләр теркәлә, кызганычка каршы аерылышу һәм үлем дә.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Лаеш муниципаль районы яшләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, пенсия фонды бүлеге һәм ГХАТ бүлеге белән берлектә Гаилә көнен билгәләп үттеләр. Бәйрәмдә 3 гаиләне Лаеш муниципаль районы  исполком башлыгы М.В.Фадеев тарафонан җылы сүзләр белән тәбрикләде. Аларга ана капиталы сертефикаты һәм бәләкәчләргә йомшак уенчык бүләк ителеде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International