Пионерия көне

2017 елның 19 мае, җомга

     Бүген 19 май, күпләребезнең кунелендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып  истә калган Пионерия көне. Һәм күпләр өчен онытылмаган бу дулкынландыргыч бәйрәм көнендә, Мамадыш районы ГХАТ бүлегенә кечкенә “пионер”лар Данир белән Рәзиләгә  туу турында таныклык тапшырылды. Данир Нуртдиновларның икенче баласы, ә Рәзиләнең инде апасы һәм абыйсы бар, ул гаиләдә өченче бала.

Бәхетле әти-әниләр балалары тууына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан исемле котлау открыткасы алдылар.

Ата-аналарга һәм безнең бәләкәй пионерларыбызга бәхет, шатлык, иминлек һәм мәхәббәт теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International