Күңелем әле дә унсигездә

2017 елның 19 мае, җомга

Арча районы Түбән Пошалым авылында яшәүче Хәтимәбикә Шаһиева 90 яшьлеген билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын котларга район башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна барды. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Путин В.В  һәм район башлыгы Нуриев И.Г.  Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

– Мине шулай зурлавыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзе сезне зурласын. Зур рәхмәт сезгә, – диде Хәтимәбикә апа чәчәк бәйләмен күкрәгенә кысып. – Үз гомеремдә бик күпне күрдем инде мин. Сөйли башласаң, бер китап язарлык.

Түбән Мәтәскә авылы кызы ул. Бу якларга кыз баланы язмыш китергән. Түбән Пошалым егете Котдус Шаһиев урлап алып китә аны. 58 ел бергә гомер кичерәләр.

Хәтимәбикә апа балачактан сабырлыгы белән аерылып торган. Характерының бу ягы беренче күргән кешегә дә сизелә. Гаҗәеп тыйнак, акыллы, аз сүзле. Кайвакытта сүз әйтәсе урынга елмаеп кына куя. Тик ятмый Хәтимәбикә апа, оекбашлар бәйли, китаплар, газеталар укый, күзләреннән дә зарланмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International