Туучылар коэффициенты буенча Татарстан алда бара. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре белән һәрбер кеше дә очрашадыр, мөгаен. Монда көн саен яңа гражданнар, яңа гаиләләр теркәлә, кызганычка каршы аерылышу һәм үлем дә. Яз көне халык ташкыны арта - алда туйлар сезоны. Ә тагын быел Татарстан Республикасында ГХАТ органнары оешуның 100 еллыгы бәйрәм ителә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы А.Р.Шавалеева белән демография, туй йолалары, гаиләне саклап калу турында әңгәмәнең тулы версиясен "Республика Татарстан" газеты битләрендә укый аласыз.
Источник: http://rt-online.ru/snova-v-liderah/
© Газета Республика Татарстан