Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән 1000-нче туу турында таныклык теркәлде.
Бала туу – язмышның иң кадерле бүләге, гаиләгә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык китерүче көн! Бала дөньяга килү белән тормышның һәр көне яңа ачышлар белән тула, мәгънәсе үзгәрә.
2017 елның 12 маенда Каримовлар Рөстәм һәм Луиза гаиләдә кечкенә кызчык туа! Алар аңа Элиза дип исем кушалар. Борынгы яһүд теленнән алынган исем Елизаветта (Элизабет, Изабелла) исеменең кыска формасы. Тәрҗемәсе буенча: "Минем Аллам - ант". Әмма инглиз теленнән Элиза исеме башка мәгънәне аңлата, "аккош" буларак санала, ә немец телендә Эльза дип яңгырарга мөмкин һәм "игелекле кыз" дип тәрҗемә ителә. Соңгы вакытта Элиза исеме мөстәкыйль куллана башлады һәм Елизаветаның кушымтасы дип саналмый.
Яшь ата-ананың гаиләсенә ныклык һәм ышаныч телибез. Балалар көлү тавышы ешрак, яңгырап, нәни кулларның ныграк кочаклавын телибез. Сабырлык, гаилә бәхете һәм сабыйның уңышлары өчен горурлык! Булсын Аларның гаилә елъязмасында бу көн иң тылсымлы һәм матур бәйрәм булып истә калсын!