2017 елның 22 маенда шәһәрнең җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Махотина “Җаваплы ата-ана” муниципаль программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Спас районы Болгар шәһшрендә яшәүче ирле-хатынлы Ананьевлар гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык. Бу ел күп балалы гаилә өчен үзенә күрә юбилей елы дип тә әйтергә була: Анжела белән Алексейның гаилә корып яши башлавына ун ел булса, майның соңгы көнендә игезәк улларына берәр яшь тула.
2017 елның 19 маенда бөтенроссия буенча "Эшкә велосипедларда" дип исемләнгән акция үткәрелде. Бу акцияне оештыручылар велосипедның юлда йөрүнең иң уңайлы чара икәнлеген күрсәтергә омтыла. Һәм гомумән, бу үзеңне яхшы физик халәттә тотарга мөмкинлек бирә. Ә инде Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре бүген үзләренең эш формасын спорт киеменә алмаштырды. Акциянең асылы шунда - аның нинди дәрәҗәдә уңайлы һәм күңелле, исәнлеккә һәм тирә-юньгә файдалы булуы.
ЗАГСка нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? Гаилә кору өчен нәрсә кирәк? Ата-ана булуның җаваплылыгы нидән гыйбарәт? Әлеге һәм башка сорауларга 5нче номерлы мәктәпнең 10 «Б» сыйныф укучылары 2017 елның 17 маенда уздырылган гаиләне алып бару дәресендә җавап таптылар.
Тигез картлык – бәхет. Сокланырлык тату гомер кичергән, гаилә корып яшәүнең 60 еллыгын балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә каршылаган пар өчен ул икеләтә бәхет. Буа шәһәрендә гомер кичерүче Әминә апа белән Рәшит абый Долговлар моны кемгә караганда да яхшы белә.
2017 елның 20 маендә Чистайның Никахлашу сараенда Хуснулиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 50 ел элек шул көнне алар бер- берсен ир белән хатын дип атаганнар.
Ольга Михайловна Һәм Раис Шакирович үзләренә лаек малай Һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның хәзер менә дигән оныклары Һәм оныкчыклары бар. Бәйрәм көнендә юбилярлар ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова- Реутинадан, туганнарыннан, якыннарыннан котлаулар алдылар. Традиция буенча алар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар, алтын балдаклар алмаштылар. “Яшь өйләнүчеләр “ хөрмәтенә юбилей вальсы яңгырады. Бу искиткеч күркәм бәйрәм булды!
Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда Яшьләр һәм студентлар эше идарәсе белән берлектә "ВИЧ/СПИД СТОП" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Монда беренче чиратта катнашучылардан булып медицина хезмәткәрләре, шәһәребезнең яшь эшчеләре булды. Медицина хезмәткәрләре СПИДны дәвалау һәм аны булдырмау чаралары турында сөйләде. Теләге булган кешегә ВИЧ-инфекцияне тикшерү мөмкинлеге бирелде, шулай ук табиблар тарафыннан консультация бирелде. Мондый чараларның яшьләрнең үз тормышларына дөрес карашны үстерүдә мөһимлеге зур булуын барлык катнашучылар да искәртеп үтте.
Гаилә көненә багышланган традиция буенча, 2017 елның 17 маенда Буа ГХАТ бүлеге, Буа шәһәренең 5 номерлы гимназиясендә укучы 10 сыйныф укучылары белән очрашу-әнгәмә үткәрде. Балалар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар. Әнгәмә ахырында ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева алдагы кеннәрдә икенче элешләрен эзләгәндә унышлар теләде.
Сафина Оркыя Мөхәммәтҗан кызы Биектау авылында яши. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Оркыя апа 10 балага тормыш биргән. Мөхтәрәм дәү әни 15 оныгы һәм 18 оныкчыгы куанычында гомер кичерә.
Гаилә Үзәге белгечләре жюри өчен 4 тантаналы чара әзерләгән иде.