Сафина Оркыя Мөхәммәтҗан кызы Биектау авылында яши. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Оркыя апа 10 балага тормыш биргән. Мөхтәрәм дәү әни 15 оныгы һәм 18 оныкчыгы куанычында гомер кичерә.
Хәзерге вакытта Коркачык тимер юл разъездында гомер кичерүче Фәйзрахманова Рәшидә Гыйльметдин кызы тумышы белән Арча районының Иске Кырлай авылыннан. Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.Тимер-бетон заводында эшләргә Коркачыкка килә һәм биредә төпләнеп кала. Бер кыз тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә аның тәрбия-кадер-хөрмәтендә тормыш итә. 1 оныгы бар.
Район башлыгы юбилярларга саулык-сәламәтлек, якыннарының кайгыртуы һәм яратуында озын-озак гомер итүләрен теләде. Шулай ук юбилярларга илебез Президенты Владимир Путинның котлау телеграммаларын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.