Гаилә Үзәге белгечләре жюри өчен 4 тантаналы чара әзерләгән иде.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә "Тантаналы чараларны иң яхшы алып баручы" дип исемләнгән һөнәри осталык конкурсы үтте. Ул Россиядә ЗАГС органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан Казан шәһәре ЗАГС хезмәткәрләре арасында уза.
Гаилә Үзәге белгечләре жюри әгъзалары өчен 4 тантаналы чара әзерләделәр: рус телендә ярәшү тантанасы, татар телендә никах теркәү, рус телендә алтын туй һәм ике дәүләт телендә энҗе туй тантанасы.
Барлык тантаналар да үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Алар гаилә Үзәге белгечләре башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Залда кабатланмас бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Һәм әлбәттә, әлеге тантаналар алып баручылар өчен генә түгел, барлык залда утыручы кунаклар өчен дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды.
Конкурста жюри әгъзалары гына түгел, шулай ук ЗАГС органнары җитәкчеләре дә бар иде. "Казан" гаилә үзәге белгечләре конкурста беренчеләрдән булып катнаштылар. Конкурс тантаналары Казанның барлык ЗАГСларында да узачак , шуннан соң барлык номинацияләрдә дә иң яхшылар сайланачак.