24 майда Апас урта мәктәбе укучылары районның ЗАГС бүлегенә “Гаилә алып бару” дәресенә килделәр. Биредә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән очрашып, аларның эшләре һәм бина белән якыннан таныштылар. Шулай ук гаилә кору серләре, дуслык-татулык нигезләре турында сөйләштеләр. Архив документлары белән дә бик теләп танышты алар.
2017нче елның 24нче май көнендә Әгерҗе шәһәрендә ГХАТ органнарында эшләүчеләр арасында уздырыла торган “Иң яхшы алып баручы” республикакүләм конкурсының зональ этабы узды Ярыш ГХАТ органнарның 100 – еллыгына багышланды.
МКУ Яр Чаллы ГХАТ Идарәсе белгечләре – Әхмәтшина Ләйсән Хәлил кызы, Гайнуллина Ләйсән Рәҗәп кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
2017 елның 24 маенда Әгерҗедә башкарма комитетларның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары ГХАТ органнары арасында, Рәсәй ГХАТ бүлекләренең 100 еллык юбилеена багышланган, "Татарстан Республикасының граждан хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы” республика һөнәри осталык бәйгесенең зона туры узды.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елнын 24 маенда М.К.Тагиров исемендәге 1-нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән “Гаилә кодексы һәм ГХАТ органнары хокуклары” темасына әңгәмә узды. Әңгәмә барышында идарә хезмәткәрләре гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре хакында сөйләделәр.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның 23 маенда өчйөзенче бала тууын теркәделәр.
Яңа туган малайның әти- әнисе Алексей һәм Вера Кубаревлар ЗАГС бүлегеннән төсле открыткалар һәм сабыйга беренче фотоальбом алдылар. Александр әлеге гаиләнең өченче баласы, ә Чистай районында исә ул өчйөзенче бала булып туды.
Май аенда Мамадыш район мәдәният йортында алтын һәм бриллиант туйларын уздыручы парларны тантаналы рәвештә котладылар. Килә алмый калган гаиләләрне авыл җирлеге башлыклары өйләренә барып тәбрикләде.
Үсәли авыл җирлегендә 2017 елны 4 гаилә үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Алар Багавиевлар, Гумаровлар, Камаловлар һәм Борисовлар гаиләләре. Бу парлар барысы да эш сөючән, тырыш, үрнәк гаиләләр.
Тренинг атна саен сишәмбе көнне үткәрелә.
2017 елның 23 маенда Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында 1 нче һәм 2 нче урта белем бирү мәктәпләренең бишенче һәм алтынычы сыйныф укучылары өчен, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды.
23 май көнне Минзәлә туган якны өйрәнү музеенда шәһәребезнең 20 укучысына төп документ – паспорт тапшыру тантанасы үтте. Паспортларны миграция бүлеге җитәкчесе Галина Плотникова һәм Минәлә шәһәре җитәкчесе урынбасары Елена Сысоева тапшырды. Яшь гражданнара истәлекле бүләкләр дә бирелде.
Бу көннәрдә Казан ярминкәсендә популяр гаилә бәйрәме – «Балалар дөньясы. Казан» 10 нчы специальләшкән күргәзмә булды. Бу фестиваль булачак әти-әниләр һәм 3 яшькә кадәр балалары булган әти-әнилэр өчен оештырылган. Идел буе ГХАТ бүлеге һәм Пенсия фонды бүлеге яшь гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырылды.