ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

       25 майда,  Алексеевск районынын укучылары тантаналы линейкага жыелды.Алар  уку елынын нәтиҗәсенә йомгак ясау ,мәктәп белән өч айга саубуллашып тору өчен жыелдылар.

   Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу кыңгырау, чыннан да, соңгысы булды. Гадәттәгечә, укучылар һәм ата-аналар мәктәп  тәмамлаучыларга теләкләр теләделәр . Шулай ук, чыгарылыш сыйныф укучылары уз укытучыларына  рәхмәт сузләрен җиткерделәр.   
    Алексеевск  ГХАТ бүлеге башлыгы, Валентина Увакина, бу көнне  Алексеевск икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады!

2017 елның 25 маенда Чистай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Любовь Николаевна һәм Рудольф Иванович Маломуринларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.

Әлеге искиткеч бәйрәм белән Маломуринларны ихлас күңелләреннән  балалары, оныклары тәбрик итте. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова юбилярларны кайнар  котлады, Рәхмәт хатлары һәм “Совет да любовь” истәлек билгесе тапшырдылар.

Бүген,  2017 нче елның 25 май көнендә,  ГХАТ бүлеге  коллективы  Рәхилә  Абдулла кызы  белән Ильин Сәях улы  Якуповларда  кунакта булып кайтты. Бу матур, гади гаилә  быел үзләренең  50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Искиткеч гүзәл пар алар. Бу тырыш гаилә  башлыгы Ильин ага ПАТП да , ә Рәхилә апа ЖКХ да эшләп лаеклы ялга чыгалар. Алар хезмәт ветераны, бик күп мактау  грамоталарына да ия булганнар. Олы яшьләренэ карамастан, Ильин абый белән Рәхилә апада яшәү дәрте сүнмәгән, алар бер-берсен тулыландырып яшиләр. Бу искиткеч дус гаиләгә  Азнакай  муниципаль районы Башлыгы Марсель Зөфәр улының Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Аксубай лицее 10 сыйныф укучыларын,  гаилә нигезләре дәресендә, ничек итеп югалган туу турында таныклыкны кабат алырга, әби-бабайларның әти-әниләре турында мәгълүматлар табарга,  аерылышу өчен штраф  күләме  һәм башка бик күп сораулар   кызыксындырды. ГХАТ  бүлеге белгечләре сорауларга җавап бирде, дәүләт хезмәтләре порталының гамәлдә ничек булуын һәм ГХАТ архив бүлеген күрсәттеләр,  нәсел шәҗәрәсен төзүне нәрсәдән башларга кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар   киләсе дәрескә,   үз гаиләренең тарихы турында бераз булса да мәгълүмат туплап килергә вәгъдә иттеләр.


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 6  нче урта белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. Бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.

2017 елның 24 маендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 16 нче  мәктәпнең 9 «А» сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.

ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина  мәктәп укучыларына  гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату  гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде.

2017 нче  елның  24  маенда  Әгерҗе  шәһәрендә  республика  күләмендә    үткәрелүче  һөнәри  осталык  конкурсы  старт  алды.

7 районның  иң  оста,  иң  чибәр  һәм  талантлы  ЗАГС  бүлеге  хезмәткәрләре  чыгыш  ясадылар.

Татарстан  Республикасы  ЗАГС  идарәсе  начальнигы  вазифасын  вакытлыча  башкаручы  Әхмәтҗанов  Ринат  Харис  улы  җитәкчелегендәге  жюри  членнары  җиңүчеләрне  лаеклы  билгеләделәр.

Барлык  катнашучыларны  дипломнар  һәм  кызыклы  бүләкләр  көтә  иде.

Һәр бәхетле пар "Татмедиа" бинасы янындагы скверда агач утыртты.

24нче май көнне Кәркәүч мәдәният йортында гаилә көне булып узды. "Гаилә учагыгыз сүнмәсен, сүрелмәсен" дигән девиз астында үткән бәйрәм чарасына гаилә учагын сүндермичә саклаган, урнәк гаиләләр чакырылган иде. Кәркәвеч авылыннан Нәкип абый белән Минзалифә апа Маслявиевлар 45 ел бергә гомер кичергәннәр, Ташлы Елгадан Рашит һәм Әльфия Газизуллиннар да тормыш юлын кулга-кул тотынып 30 ел бергә үткәннәр. ГХАТ җитәкчесе З.Латыпова, җирлек башлыгы юбиларларны котлап, аларга сәләмәтлек, гаилә бәхете теләделәр. Тантаналы чарада юбилярларны дуслары, туганнары, балалары котлады. Бәйрәм тугәрәк өстәл артында дәвам итте.

Традиция буларак, Мөслим муниципаль районында да җирлектә язгы чисталык ике айлыгы үтә. Айлык кысаларында территорияне чүптән арындыру, агачлар утыртыру һәм агач-куакларны санитар кисү каралган.

24 нче май көнне райондагы җирле үзидарә органнары, оешма-предприятие, бюджет учреждение хезмәткәрләре тарафыннан “Кояшлы Ык” яр буе территориясе яфрак, чүптән арындырылды. Мөслим районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу эштә зур активлык күрсәтте.

Чистарту эшләре һәр атна дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International